Зәй әниләре Татарстан Рәисе катнашындагы чарада булдылар
Бүген Казанның Галиәскәр Камал исемендәге театры яңа бинасында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 Мартка багышланган чара үтте.
Анда Зәйдән уллары махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган бертөркем әниләр катнашты.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, якынлашып килүче бәйрәм – ул гүзәл затларга соклану һәм хөрмәт сүзләре әйтү өчен тагын бер сәбәп. 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Майда ил Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бу уңайдан Миңнеханов хатын-кыз ветераннарга, уллары ил сагында булганнарга аеруча зур рәхмәт белдерде.
«Алгы сызыктагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә илебез дәһшәтле елларны лаеклы кичерде. Хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә чын патриотлар, Туган иленә тугры уллар тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең балалар – бүген илебезне яклаучы чын геройлар», - диде Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев