Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй активисты 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бу көннәрдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов районның патриотик тәрбия эшләрендә әйдәп баручы активисты, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Сергей Александрович Хватковны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Аңа актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Александрович Әфган сугышын үткән, районда озак еллар дәвамында «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәтен җитәкләүче, күптән түгел «Ватан сакчылары» фонды җирле бүлеге спикере буларак билгеләнгән мөхтәрәм зат. Ул «кайнар нокталар»да хәрби хезмәт үткәннәр өчен социаль яклау мәсьәләләрен барлау, аларның гаиләләренә ярдәм итү, арабыздан китеп барган хәрбиләрнең каберләрен тәртиптә тоту буенча эшне оештыруда да зур көч куя. Ә махсус хәрби операция башлангач, хәрби егетләребезгә гуманитар ярдәм оештыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Һәрчак ярдәмгә ашыгучы, актив яшәү рәвеше алып баручы бу кеше яшьләребезгә дә үрнәк, аңа күпләр рәхмәтле. Без дә Сергей Александровичны юбилее белән кайнар котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев