Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй аграрийлары 1239 гектарда көзге бодай уңышын җыйды

Зәй районы кырларында өченче көн рәттән көзге бодай уңышын җыю эше бара.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда инде комбайнчы-механизаторлар 1239 гектар мәйданда игеннәрне урып-суктырган. Уртача уңыш гектарыннан 50.1 центнерны тәшкил итә.

«Бүгенге көндә районда „Зәй“, „Зәй шикәре“, „Восток“ агрофирмалары игенчеләре агымдагы ел икмәген җыю белән мәшгульләр. Әлегә иң яхшы уңыш „Зәй“ агрофирмасында күзәтелә. Әле эшнең башы гына,  алга таба лидерлар үзгәрергә мөмкин. Иң мөһиме- булганын югалтуларсыз җыеп алу кирәк», — диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев