Зәй 1нче мәктәбендә янгын эвакуациясе буена өйрәнүләр узды
Яңа уку елына аяк бастык. Балалар иминлеге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булганлыктан, ул даими игътибар таләп итә. Район янгын-коткару гарнизоны белем бирү учреждениеләрендә янгын-тактик өйрәнүләр уздыра.
Өйрәнүләр планында күздә тотылганча, янгын мәктәпнең беренче кат коридорында “чыкты”. Мәктәп вахтеры Лариса Матвеева төтен чыгуны күреп, аны янгынсүндергеч белән сүндерергә тырышып карады, аннан оператив рәвештә тревога төймәсенә басып, бу турыда янгын сүндерү частенә хәбәр итте. Эвакуация башланды. Шунда ук барлык хезмәтләр дә килеп җитте.
- Мондый масштаблы чаралар мәктәптә ярты елга бер тапкыр үткәрелә, әмма без бу турыда укучыларны, хезмәткәрләрне даими искәртеп торабыз. Атна саен укучылар белән гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрәбез. Безнең педагоглар һәм мәктәп укучылары бу ситуацияләрдә нәрсә эшләргә, кая барырга һәм үзеңне ничек тотарга икәнен беләләр. Янгын сүндергечләр, янгын сигнализациясе системасы төзек хәлдә, - ди мәктәп директоры Илназ Насыйров.
Укучылар, хезмәткәрләр бинадан чыгып, мәктәп территориясендә тезелеп, янгын сүндерелгәннән соң, алар белән район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева һәм Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина әңгәмә үткәрделәр.
- 28 августтан 28 сентябрьгә кадәр «Мәктәп» профилактик операциясе үткәрелә. Максатыбыз - гадәттән тыш хәлләр чыгу куркынычы булганда куркынычсызлык чараларын үтәү буенча җитәкчеләр, укытучылар, хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, шулай ук янгын чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү буенча практик күнекмәләр үткәрү. Бүген мәктәптә эвакуация вакытында янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре төгәл үтәлде. Укучылар һәм укытучылар куелган бурычны яхшы үтәделәр, - ди Лилия Писарева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев