Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәем, син ямьле калам!

30 августта без Шәһәр көнен билгеләп үтәбез. Зәебез көннән-көн матурлана, яшәрә, төзекләнә бара. Шәһәребездә кунаклар сокланырлык, зәйлеләр яратып йөри торган урыннар күп. Ә сезгә Зәйдә кайсы урыннар аеруча якын, үз итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта.

Фоат Хатыйпов:
– Мин – Мамадыш районының Вахит авылыннан. Зәйгә 1973 елда килдем. Ул авыл кебек кенә иде. Бар җирдә бараклар, Төзүчеләр урамында буе белән бараклар тезелгән иде. Хәзерге кебек бар кешедә дә машиналар юк, бөтен Зәенә 3-4 машина инде. Киров урамында (хәзерге Нефтьчеләр проспекты) базар урашкан иде, әле дә хәтердә ул.

Зәй бик үсте, матурланды, чистарды. Юллар, ишегалларыбыз төзекләнә. Элекке кешеләр моны күрсә, ышанмаслар иде шәһәребезнең болай үзгәрүенә дип уйлыйм. Бик яратып яшим Зәйне. Ил-көннәребез тыныч булсын иде.

Сания Сабирова:
– Мин шәһәребезнең Җиңү бульварында йөрергә бик яратам. Бульвар чәчәкләргә күмелгән, чисталык-тәртип. Онык-ларым белән кичен без бирегә ял итәргә чыгабыз. Балаларга мәйданчыкларда самокатлар, велосипедларда йөрергә бик иркен. Янәшәдә урнаштырылган танклар да бульварга килүче һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

Гарифҗан Садриев:

– Мин Суык-Чишмә егете. Армиягә китеп, язмышымны хәрби һөнәр белән бәйләдем. Новосибирскийда 17 ел хәрби хезмәттә булдым. Аннан Чувашиядә хезмәтемне дәвам иттем. Ләкин туган яклар гел үзенә тартты. 1991 елда туган якларга кайтып төпләндек. Хатыным – Иваново кызы, ул да Зәйне яратып яши. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта йөрергә бик яратам. Шәһәр артык зур булмагач, бер-беребезне беләбез, аралашып яшибез. “Зәй офык-лары” газетасын яратып укыйм. Атна саен 35нче бистәдән редакциягә газетага шәһәр урамнары буйлап сокланып төшәм.

Гөлия Хәкимуллина:

– Без Иске Зәйдә йорт төзеп кердек. Соңгы елларда Иске Зәйдә барган уңай үзгәрешләргә күңел сөенә. Бистәдә юллар яхшырды, утлар якты яна, кибетләр, яшьләр үзәге гөрләп эшләп тора. Ә Иске Зәй яр буе безнең яраткан ял урыныбызга әйләнде. Зәй елгасы буендагы хозурлык, матурлыкны аңлатып бетерерлек түгел. Монда җан ял итә, күңел сафлана. Бистәдәге музей оештырган чараларга да теләп йөрибез.

Галина Кузнецова:

– Без Яңа шәһәрдә яшибез, шуңа күрә безнең өчен Ринат Фәрдиев исемендәге парк якын. Паркта балалар белән ял итәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Аннан биредәге табигать – буа, чәчәкләр, яшеллек үзе күңелгә шатлык бирә, ял иттерә. Зәйнең үз йөзе бар. Шул булдырылган матурлыкны без – зәйлеләргә кадерләп саклыйсы иде. Авылларыбыз да төзек, күп хуҗалыклар капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелеп утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев