Зәебезнең мәдәни үзәге
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае коллективы 56нчы иҗат сезонын ачты.
Җәй, ял һәм каникуллар чоры тәмамланды. «Энергетик» Мәдәният сарае коллективлары яңа планнар, перспективалар, яңа җиңүләр белән яна.
«Энергетик» Мәдәният сараенда 56нчы иҗат сезоны ачылды. Ә биредә эшләүче барлык коллективлар да аңа күптән әзер иде.
Барлык шәһәр һәм район мәдәни чараларының бизәге булган “Кайнар йөрәкләр” концерт төркемендә үз эшләренең фанатлары хезмәт куя. Бүгенге көндә төркемдә Иван Чебаков, Мария Никитина, Альбина Габидуллина, Виктория Агашкина, Евгения Әхмәтҗанова, Светлана Рыцова, Дмитрий Иванов эшли. Алар республикакүләм, Россия һәм Халыкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Концерт төркеме белән мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Ольга Васильева җитәкчелек итә.
Узган сезонда Гран-при ияләре, Халыкара, Россия, республика, төбәк җыр бәйгеләре җиңүчеләре “Адымнар” татар мәдәнияте клубы 10 еллык юбилеен билгеләп узды. Алар районыбызда һәм рес-публикабызда киң танылу алды. ТНВ каналы аша бөтен ил каршында чыгыш ясадылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары Мактау грамотасына лаек булдылар. Аларның репертуарын күбрәк татар халык, чуваш, керәшен җырлары алып тора. Коллективта 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар-егетләр шөгыльләнә.
Бу коллектив теләсә кайсы көнне якты бәйрәмгә әверелдерә һәм тамашачыларга күп кенә елмаюлар бүләк итә ала. Сүз, әлбәттә, менә 44 ел дәвамында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкләгән «Улыбка» балалар хореог-рафия ансамбле турында. Алар республика, Россия, Халыкара бәйгеләрдә еш катнашып, призлы урыннар яулый. Дүрт дистә елдан артык дәвердә шәһәр-районның берничә мең егет-кызы шушы коллектив аша узды. Бу коллективта чыныгу алган кызлар бүгенге көндә үзләре үк бию коллективлары белән җитәкчелек итә.
Мәдәният сараенда “Русская душа” халык вокаль ансамбле эстрада һәм фольклор җырларын берүк дәрәҗәдә профессиональ башкарулары белән аерылып тора. Алар рус халык мәдәниятен тамашачыга җиткерү буенча зур эш башкара. Коллектив белән бик күп еллар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Миронова җитәкчелек итте. Бүгенге көндә ансамбль белән Людмила Заплутахина җитәкчелек итә.
«Балачак планетасы» балалар эстрада вокаль студиясенә дә Светлана Миронова нигез салган иде. «Балачак планетасы» эстрада вокаль студиясе бүгенге көндә шулай ук Людмила Заплутахина җитәкчелегендә эшли.
“Заиночки” хезмәт ветераннары бию коллективы – уникаль коллектив! Энтузиазм һәм энергияләре белән уникаль алар. Коллектив берничә тапкыр Татарстанда, Кырымда, Владикавказда узган фестивальләр һәм конкурсларда җиңүче булды, ә күптән түгел кояшлы Әзербайҗаннан чираттагы җиңү белән кайтты. Ансамбль белән Лидия Нестягина җитәкчелек итә.
“Магия” халык хореография төркеме - «Энергетик» Мәдәният сараеның танылган тагын бер бию коллективы. Быел ансамбльнең оешуына 33 ел була. “Магия” халык хореография төркеме җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Петленко. Әлеге коллективта катнашучылар хореография сәнгатенең күпкырлы палитрасы белән танышалар, халык, стилизацияләнгән һәм заманча хореография серләренә өйрәнәләр. “Магия” - барлык чараларның бизәге, бу инде әлбәттә, җитәкченең осталыгы һәм таланты, катнашучыларның зур хезмәте дигән сүз.
«Энергетик» Мәдәният сараеның иң якты коллективларының тагын берсе - «Злато» вокаль ансамбле. Җитәкчесе - Ольга Васильева. Коллектив Мәдәният сараенда эшләүче хезмәткәрләрдән тора. Алар рус җыры иҗатын үстерә, саклый һәм пропагандалый. Репертуарның нигезен Россия, Ватан һәм туган як турындагы җырлар тәшкил итә. Нәкъ менә шуңа күрә «Злато» ансамбле еш кына үзенең чыгышлары белән Татарстанда уздырылучы халык бәйрәмнәрен һәм фестивальләрен бизи.
“Синий кот” рәсем сәнгате студиясе һәм “Карусель” чүлмәкчеләр остаханәсе белән Лилия Кузьмина җитәкчелек итә. Биредә балалар рәсем ясарга, балчыктан һәм төрле материаллардан эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрләре белән танышалар. Балчык белән эшләү ярдәмендә балалар үзләрендәге киеренкелекне җиңәргә өйрәнә, вак моториканы үстерә. Иҗади хыял,
фантазияне үстерәләр һәм үз куллары белән сәнгать әсәрләрен иҗат итәләр. Әлеге коллективлардагы дәресләр - иҗат, хыял, эстетик зәвык, балаларның конструкторлык фикерләве өчен менә дигән чара.
Шулай ук мәдәният сараенда Ксения Жижикина җитәкчелегендәге “Иҗат калейдоскобы” рәсем ясау, Александр Чернов җитәкчелегендә гитарада уйнарга өйрәнү һәм Сергей Петленко җитәкчелегендә “Не ваше дело” яшүсмерләр рок группасы эшләячәк.
Безнең иҗат коллективларында шөгыльләнәсегез килсә, “Энергетик» Мәдәният сараена рәхим итегез! Һәр көнне безнең мәдәният сараена балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр һәм яшьләр килә. Монда алар рәсем ясарга, җырларга, биергә, балчыктан әвәләп сувенирлар ясарга, сәхнәдә чыгыш ясарга, югары иҗади нәтиҗәләргә ирешергә өйрәнәләр. Бәлки, алар арасында булачак халык артистлары, атаклы рәссамнар, модельерлар, педагоглар, шагыйрьләр бардыр. Хыялларыгызны бары тик безнең мәдәният сарае гына тормышка ашырачак. Ә сезгә иҗади педагогларның һәм остазларның бердәм командасы ярдәм итәчәк. Бездә суперталантлы педагоглар эшли.
Фәннур Миннекәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев