Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәебездә чиста, җылы дәваханәдә үз эшләренең чын осталары эшли

Бура-Киртә авылыннан газета укучыбыз Җәннәт Гарифуллина табибларга рәхмәт әйтә.

Бер ай өйдә чирләп ятканнан соң мин 83 яшьлек әнкәемне район үзәк дәваханәсенә алып бардым. Борынгылар белеп әйткән, чир бит ул сорап килми, күлмәк-ыштанга да тими. Терапевт Светлана Павловна Нестерова, хирург Магомед Алиевич Мурзагов, УЗИда тикшерүче табиб Вадим Валентинович Усманов тиз арада төгәл диагноз куеп, тиешле дәвалау курсларын да билгеләделәр.

Олы кешегә мондый игътибар булыр дип уйламаган да идек. Терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Хадичә Фирстовага һәм аның командасынада эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренә, хирургия бүлегенә, операция блогындагы шәфкать туташларына — барысына-барысына да зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Безгә күрсәткән игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын. Шушы яраткан газетам — «Зәй офыклары» аша шуны әйтәсем килә, авырып китү белән табибка күренергә барырга кирәк, үзебезнең Зәебездә чиста, җылы дәваханәдә үз эшләренең чын осталары эшләвенә тагын бер кат ышандык.

Җәннәт Гарифуллина.
Бура-Киртә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев