“Ышаныч һәм иминлек” республика конкурсы җиңүчеләре арасында – «Новый Зай» газетасы
Республика ЮХИДИ идарәсе конкурсы 9 номинациядә үткәрелде.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында уздырылган “Ышаныч һәм иминлек”/“Доверие и безопасность” XXI Республика конкурсына йомгак ясалды.
Быел инде 21 нче тапкыр уздырылган конкурска тугыз номинациядә 509 материал тәкъдим ителгән, шуларның – 131 телесюжет, 106 радиосюжет, 254 газета материалы , 18 социаль реклама.
Бүләкләү чарасында “Новый Зай” газетасының баш редакторы Роза Илалтдинова хөрмәтләнде. Ул “Юл сагында” номинациясендә өченче урынны алды.
Хезмәттәшебезне ихластан котлап, зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев