Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җырчы, гармунчы якташым белән горурланам

Талант иясе Марс Гуреев турында.

Казанда Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә «Уйнап җибәр әргәнеңне» концертында безнең Зәй районыннан өч гармунчы катнашты. Шуларның берсе якташым, тамырлары безнең Кабан-Бастрык авылына барып тоташкан Марс Гуреевның да булуы сөендерде.

Ул 1955 елның 18 декабрендә Зәй районының Липат авылында (хәзер ул авылда өйләр юк инде, зират һәм элек кешеләр яшәгән өй нигезләре генә торып калган) яшәүче Елена һәм Порфирий Гуреевлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Әнисе Елена (авылда аны Зәбели дип йөртәләр иде) Батаева — безнең Кабан-Бастрык кызы. Хисапчы Елена Анисимовна 45 яшендә, биш баласын калдырып, үлеп киткән. Ул вакытта Марска әле 10 яшь кенә булган.

Әтисе Порфирий Туңылҗа авылында туган. Әмма 10 яшендә әнисе үлгәч, Үзбәкстанның Бохара шәһәренә күченеп китәләр. 12 яшь чагында әтисе Семен да үлгәч, ул шундагы балалар йортында үсә. Авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном һөнәрен үзләштерә. 1939 елда армиягә алына, 1940 елда фин сугышында катнаша, 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә. 1942 елда каты яралангач, демобилизацияләнә. Уң кулы гарипләнгән Порфирий II группа инвалид булып туган ягына әйләнеп кайта. 1944 елда Зәйдә өйләнеп, Чыбыклы МТСында — баш агроном, аннан соң Түбән Лоҗыда колхоз рәисе булып эшли. Шуннан соң гаиләсе белән Липатка күченеп кайталар.

Парпин дәдәй аш-су мәҗлесләрендә, туйларда борынгы керәшен җыруларын, рәт җырларын матур итеп җырлаган. Аның улы Марс 11 яшендә үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Ә 12 яшендә инде әтисе белән бергәләп туйларга йөри башлыйлар. Әтисе җырлый, Марс гармунда уйный.

Туган авылында башлангыч белем алган Марс бишенче класстан Зәйдәге интернатта торып укый. Мәктәптәге бәйрәмнәрдә дә гармунда уйный, җырлый. Мәктәпне тәмамлагач, шофер һөнәрен сайлый. Ә җырлау, гармунда, баянда уйнау — Марсның гомерлек юлдашы.

Үз вакытында «Зәй утлары» эстрада театры спектакльләрендә зур рольләр башкара, аерым солист буларак та чыгыш ясый. 1987 елда уздырылган Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә Зәй районы данын яклый. Ул анда «Кыр казлары» җырын башкара һәм җыр номинациясендә лауреат исемен ала.

1999 елдан Иске Зәй район мәдәният йортында оештырылган «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбленең — башта Николай Бухаров (мәрхүм) белән икәүләшеп, ә соңгы ике елда үзе генә алыштыргысыз баянчысы. Ул әле йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәтә алырлык матур тавышлы җырчы да. «Җиләк» — районның һәм шәһәрнең иң яхшы коллективларыннан берсе. Райондагы һәм республикадагы конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулый. Бу уңышларга ирешүдә ансамбльнең баянчысы Марс Порфирьевичның да өлеше бик зур.

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә оештырылган концертта да ул бик мәгънәле борынгы керәшен җыруын "Ай әле бик еракта идек без«не үзе гармунда уйнап, үзе матур итеп җырлады, «Балтырган» көен уйнаганда без, залдагы тамашчылар, аңа кушылып, җырлап утырдык.

Хатыны Нина Николаевна белән алар Иске Зәйдә әти-әнисе нигезендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстереп, кош-корт һәм мал асрап яшиләр. Балалары да гаиләле. Кызлары Ирина кондитер фабрикасында кадрлар бүлегендә эшли. Ә геолог уллары Николай Казан шәһәрендә яши, вахта алымы белән Яңа Уренгой шәһәренә йөреп эшли. Гуреевларның җыр-моң яңгырап торган тату гаиләсендә нәсел дәвамчылары булып дүрт онык үсеп килә.

Халык җырларын, йола-гадәтләрен яратучы Марсның иҗат чишмәсе саекмасын, җыр-моңы ташып торсын.

Анастасия Шәймәрданова.

Лаеш районының Усад авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев