Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Наталья Зиннурова: “Күңел җылыбызны җепләргә кушып, хәрбиләргә оекбашлар бәйлибез”

Зәйлеләр хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште. Зәйдә махсус хәрби операциядәгеләргә оекбашлар бәйләүне Наталья Зиннурова оештырды. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ

Наталья ханым узган көз мобилизация игълан ителеп, егетләребез махсус хәрби операция зонасына китә башлагач, хәрбиләргә җылы оекбашлар бәйли башлады. Һәм аның бу игелекле гамәленә бик күпләр кушылды.

Ә хәрбиләр өчен оекбашлар бәйләүнең үз кагыйдәләре бар. Наталья җепләрне бәйләүчеләргә таратканда болар турында аңлатып, эш барышын
күрсәтеп тә бирә.

— Җәй көне дә оекбаш бәйләүне туктамадык. Җәйге айларда барысы 100ләп оекбаш бәйләдек. Бу эшкә яңа кушылучылар да бар. Җепләрне без халыктан җыелган акчага алабыз. Оекбашларга заявкалар күп. Без барыбыз да хәрбиләребезнең аяклары туңмавын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, — ди Наталья.

Ә ул оекбаш бәйләүгә эштән кайткач утыра. Әле бит гаилә дә, балалар да бар. Барысына да җитешергә кирәк. «Бер бүлмәм җепләр, оекбашлар белән тулды инде», — ди ул, шаяртып. Ә мобилизация игълан ителгәннән май аена кадәр алар 761 пар оекбаш, җылы свитерлар бәйләп, махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Солдатларыбыз туган як җылысын тойсын өчен оекбашлар эченә тәм-томнар, хатлар да язып тыгалар.

Хәрбиләр күңел җылысын салып кулдан бәйләнгән оекбашларның тәнне генә түгел, җанны да җылытуын, якташларның шулай кайгыртуы рухи көч бирүен әйтәләр.

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ