Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән тәбриклим!
Бу бәйрәм безне бер зур гаиләгә берләштерә, бердәм һәм күмәк көч булуыбызны тоярга мөмкинлек бирә, йөрәкләребезне туган республикабыз өчен горурлану хисе белән тутыра.
Үзенең тотрыклы икътисады, милләтара һәм конфессияара татулыгы белән Татарстан күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булып тора, бу исә — барлык республика халкының, шул исәптән зәйлеләрнең тырышлылыгы нәтиҗәсе. Максатчан, тырыш, ярдәмчел энергетиклар, машина төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар, гомумән, һәр һөнәр иясе үзенең намуслы хезмәте, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотик рухы белән туган төбәгебезнең ныгуына, даими үсешенә зур өлеш кертә. Барлык зәйлеләргә үз кече Ватанын яратуы, аңа тугры булуы өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бәйрәм көне һәрберебезгә данлыклы үткәнебез, чәчәк атучы бүгенгебез һәм якты киләчәк өчен горурлану көне булсын!
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иртәгесе көн өчен дә үз көчегезгә ышануыгызны телим. Күкләребез тыныч булсын, иң зур планнарыгыз да тормышка ашсын, республика һәм районыбыз бөтенлеге өчен нәтиҗәле хезмәтегездә уңышлар!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев