Хөрмәтле Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Энергетиклар көне белән котлыйбыз. Сезгә ихлас хөрмәтебезне белдереп, югары һөнәри осталыгыгыз һәм уртак эшкә тугры булганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Энергетика комплексы дәүләт тарафыннан өстенлекле игътибар бирелә торган илебез икътисадының төп, стратегик әһәмияткә ия тармакларының берсе булып санала. Зәй ГРЭСы республика һәм илнең энергетика потенциалында аерым урын алып тора. Берничә буын югары квалификацияле белгечләрнең, эшчеләрнең, төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә станциядә куәтле җитештерү-технологик база булдырылды, уникаль объектлар сафка бастырылды.
Энергетикларның җайга салынган һәм төгәл эше нәтиҗәсендә йортларыбыз һәм предприятиеләребез өзлексез яктылык һәм җылылык белән тәэмин ителә, ә алардан башка тормыш-яшәешебезне күз алдына да китереп булмый. Бу безнең һөнәребезнең чыннан да игелекле һәм мөһим булуын тагын бер кат раслый. Зәй ГРЭСында тәҗрибәле белгечләр, үз эшенең осталары хезмәт куя, алар предприятиенең тоткарлыксыз эшләве өчен зур җаваплылык тоеп эшлиләр.
Яңа 2023 елда станциянең барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, шатлык һәм оптимизм, шулай ук куелган максатларга ирешүләрен телибез. Гаиләгез, туганнарыгыз һәм дусларыгыз тормышта иң ышанычлы таяныч булып калсын, ә йортыгызда һәрчак иминлек булып, яктылык белән тулып торсын.
Администрация
Профсоюз комитеты
Ветераннар советы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев