Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хөрмәтле өлкән буын, сугыш һәм хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!

Бу дата — районыбыз, шәһәр үсешенә тиңдәшсез өлеш керткән, озак еллар намуслы хезмәт куйган өлкән буын кешеләренә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, безнең кадерле әти-әниләребезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерү, йөрәк түребездәге җылы хисләрне белдерү мөмкинлеге бирүче көн.

Сез — чорлар һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш ияләре, әхлакый, рухи кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен таяныч һәм ярдәмчеләр. Сезнең белемегез һәм бай тормыш тәҗрибәгез хәзерге шартларда аеруча мөһим, чөнки яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәрнең акыл зирәклеге дә бик кирәк. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз зур хөрмәт уята. Оптимистик рухлы, битараф булмавыгыз, гражданлык позициягез, яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүдә ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә.

Көннәрегез һәрвакыт якты һәм матур булсын, күңелләрегездән тынычлык, ә йөрәгегездән яшьлек китмәсен. Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын, яратуын тоеп яшәгез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын бәхетле гомер, тыныч күк йөзе телим!

Разиф Кәримов,
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев