Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хокук бозган өчен шартлы хөкем карары алып сансызланып йөргән

Зәй шәһәр суды шартлы хөкем карары алган бер зәйленең җәза үтәү вакытын реаль срокка алыштырды, дип яза матбугат үзәге.

Агымдагы елның 14 февралендә хокук бозган өчен, РФ Җинаять Кодексының 73нче маддәсе һәм 158 маддәсе 3нче бүлеге («г») нигезендә хөкем ителеп, шартлы хөкем карары алган һәм китерелгән зыян суммасын кайтарырга тиеш булган бер зәйле, җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан судка бирелгән.

— Әлеге шартлы хөкем алучы шушы вакыт аралыгында ун мәртәбә үзенә билгеләнгән таләпләрне үтәмәде һәм без аңа шартлы хөкемнең реаль срокка әвереләчәге турында биш тапкыр кисәтү ясадык. Шуңа да карамастан, ул инспекциягә тиешле вакытта билгеләнүләргә килмәде, — ди җәза үтәтү инспекциясенең Зәйдәге бүлек башлыгы Андрей Иванов.

Шуның нигезендә суд инспекторлар таләбен канәгатьләндереп, аңа ике елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев