Хөкемдарлар  газеталар бүләк итте
Яңалыклар

Хөкемдарлар газеталар бүләк итте

Физик мөмкинлекләре чиклеләргә игътибар юнәлтү максатыннан үткәрелүче инвалидлар ункөнлеге дәвам итә.

Зәй районында да әлеге уңайдан төрле хәйрия чаралары оештырыла. Бу көннәрдә шәһәр суды коллективы да бердәм төстә әлеге мәрхәмәтлелек акциясенә кушылдылар. 

Шәһәр суды рәисе Рамил Бикмеев башлангычы белән барлык хөкемдарлар, суд хезмәткәрләре райондагы физик мөмкинлеге чиклеләр өчен ике телдә район басмаларын яздырдылар. Шул рәвешле 18 данә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталары редакциядән инвалидлар җәмгыятенә 2026 елның һәр җомгасында китереләчәк. Суд хезмәткәрләре әлеге төр хәйрия чарасында алдагы язылуларда да актив катнашып килделәр, бу юлы  да бу изге эшне дәвам итәргә карар кылдылар. 

“Район, республикадагы хәлләрдән хәбәрдар булып торырга теләүче физик мөмкинлеге чиклеләргә без бик теләп ярдәм итәргә алындык. Чөнки мәгълүматлы кеше кораллы кеше ул. Район басмаларында законнардагы үзгәрешләр дә даими яктыртылып бара, ә социаль яклауга мохтаҗларга аларны һәрвакыт белеп тору бик кирәк. Район газеталарын яздырып бүләк итү идеясен һәр судья күтәреп алды. Без физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең рухи яктан һәрчак бай булуын телибез”, - диде шәһәр суды рәисе Рамил Бикмиев.

Ә физик мөмкинлеге чикләнгән зәйлеләр үзләренә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтле, алар һәрдаим бүләк газеталарны көтеп алуларын әйтәләр.

автор фотолары 


Нет комментариев