Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хөкем ителүчеләргә туры юлга басарга ярдәм итәләр

7 майда Җәза үтәтү инспекциясе оешуга 106 ел тулды.

Җәза үтәтү инспекциясенең бурычы — суд тарафыннан билгеләнгән, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзаларны үтәтү, ә эшнең төп максаты — хөкем ителүчеләрне төзәлү юлына бастыру, аларга социаль адаптациядә булышу, җинаять кылуны булдырмау.

Зәй районында бу мөһим миссияне эчке эшләр хезмәте подполковнигы Андрей Иванов җитәкчелегендәге җинаять-башкарма инспекциясенең муниципальара филиалы башкара. Филиалда дүрт хезмәткәр эшли.

«Безнең уртак максатыбыз — шартлы хөкем карары алучыларның кабат кыек юлга басуын булдырмау. Исәптә торучы һәр кеше белән индивидуаль эшләүгә, профилактик чараларга зур игътибар бирелә», — ди Андрей Васильевич.

Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре эше — ул контроль генә түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр турында кайгырту да. Аларның хезмәте профессиональлек кенә түгел, кешелеклелек, сабырлык таләп итә.

 «Җәза үтәтү системасында хезмәт куючы хезмәткәрләрне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, аларга хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телим», — ди Андрей Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев