Химчисткада кулланучының тунын бозганнар
Белгеч киңәше.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз бәхәсле хәлгә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать иткән.
Ачыкланганча, җәйге чорда хатын-кыз тунын тәртипкә китерергә карар кылган һәм оешмаларның берсе белән химчистка башкару буенча килешү төзегән. Эшләрне башкарганнан соң тунның шактый кечерәйгәнлеге ачыкланган, шулай ук тун сыйфатына сизелерлек йогынты ясаган башка кимчелекләр барлыкка килгән.
-Әлеге хатын-кызга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Законы нигезендә аңлатма бирелде. Бу законның 35нче маддәсе нигезендә, әгәр эш тулысынча яисә өлешчә кулланучы материалыннан башкарылса, башкаручы әлеге материалның сакланышы һәм аны дөрес куллану өчен җавап бирә. Эш башкаручы кулланучыны тапшырылган материалның яраксызлыгы яисә сыйфатсызлыгы турында кисәтергә тиеш. Тунның өлешчә бозылуы сәбәпле, кулланучы эшне башкаручыдан өч көн эчендә аны шундый ук сыйфатлы әйбер белән алыштыруны, ул булмаган очракта зарарланган әйбернең икеләтә бәясен, кулланучы тоткан чыгымнарны түләүне таләп итәргә хокуклы, ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев