Хезмәттәшебезгә Рәхмәт хаты тапшырылды
Бүген Зәйдә узган район керәшеннәр җәмгыяте хисап-сайлау конференциясендә тырыш хезмәтләре белән җәмгыять эшенә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнде.
Алар арасында хезмәттәшебез, "Зәй офыклары" газетасы корреспонденты Клара Ермолаева да бар.
Аңа Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарә рәисе Иван Егоровның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Клара Ермолаева актив төстә районда яшәүче керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, күренекле якташларыбыз казанышларын газетабыз битләрендә, социаль челтәрләрдә яктыртып бара. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнде, хезмәттәшебезне зур бүләк белән кайнар котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев