Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләре төгәллек, сабырлык һәм җитезлек таләп итә

15 апрельдә лаборатория диагностикасы белгечләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Кайсы гына табибка мөрәҗәгать итсәк тә, анализ тапшырырга кушалар. Авыруына карап кан, бәвел, үпкә-сулыш юлы бүлентеге, тире авыруларын ачыклау өчен тәннән алынган соскоблар һәм башка тикшерү материаллары лабораториягә җибәрелә. Бу белгечләрнең төп бурычы - тикшерүнең органолептик ысуллары белән патологияне ачыклау яки раслау.
Зәй район үзәк дәваханәсенең лаборатория-диагностика хезмәтендә 16 медицина хезмәткәре эшли. Лаборатор диагностика ясау зур төгәллек, сабырлык һәм җитезлек таләп итә.

- Лаборатория белгечләре табибларга дөрес диагноз кую һәм тиешле дәвалау билгеләү өчен клиник яктан әһәмиятле объектив мәгълүмат бирә. Биредә биологик материалга гомуми клиник, гематологик, биохимик, цитологик тикшеренүләр үткәрелә. Барлык хезмәткәрләребез дә квалификация дәрәҗәсен даими күтәреп торалар, - ди лаборатория мөдире вазифаларын башкаручы Виктория Сосенкова.

Процедура кабинетында җиде кеше - Индира Хәсәнова, Ирина Хәмидуллина, Ксения Мулдиярова, Айсина Шәрипова, Ольга Билько, Лилия Гайсина, Лилия Кәрамова эшли. Иртәнге сәгать 7дән алар өлкәннәрдән һәм балалардан кан ала башлыйлар. Бер эш көнендә процедура кабинеты аша 100гә якын кеше үтә.
Гематологик һәм биохимик тикшеренүләрне фельдшер-лаборантлары - Елена Кочурова, Клара Кагарманова, Гүзәл Миңнебаева, Екатерина Фатыйхова, Венера Ермакова, Вероника Бәгъдәнурова, Флюрә Җәләтдинова һәм биолог Светлана Ардина.

Флюрә Җәләтдинова бу өлкәдә 45 ел хезмәт куя. Ул Зәй дәваханәсенә эшкә 1978 елның 1 августында медицина училищесын тәмамлау белән килә.
Ул гематология кабинетында өлкәннәр һәм балаларның бармакларыннан кан ала, шулай ук анализаторларда гематологик тикшеренүләр үткәрә, шулай ук кан элементларын микроскоп аша билгели.

- Мин эшкә иртәрәк килеп, кабинетны пациентларны кабул итүгә әзерлим. Кан алу иртәнге сәгать 7дә башлана. Зәйлеләр арасында кан бирергә кайчандыр үзләре яшьләр булып килүчеләр, хәзер инде балалары, оныклары белән килә, - ди Флюрә Газыймовна.

Шулай ук ул балалар поликлиникасында балалардан кан ала. Фельдшер-лаборант сүзләренчә, халык арасында 1980-1990 еллар белән чагыштырганда балалар һәм өлкәннәр арасында шикәр чире белән авыручылар саны арткан.

-Канны лабораториядә тикшерү организмда ялкынсыну процессын, онкология авыруларын һәм башка клиник күрсәткечләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Заманча җиһазлар ярдәмендә моны берничә минут эчендә эшләп була, - ди Флюрә Җәләтдинова.

Фельдшер-лаборант булып эшләү өчен сабырлык һәм кешеләрне ярату мөһим. Дәваханәгә бит төрле кешеләр килә, авырулар да, медицина күзәтүе узучылар да, еш кына алар ачулы һәм түземсез була, медицина хезмәткәрләрен ашыктыралар. Мондый очракларда лаборатория хезмәткәре һәркемне аңларга  һәм ярдәм итәргә тырыша.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев