Хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде
Бүген Зәйдә энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре якынлашу уңаеннан район башлыгы Разиф Кәримов әлеге хезмәт белән бәйле коллективларны тәбрикли.
Иң беренче ул Түбән Кама электр челтәренең Зәй филиалы предприятиесендә булды. Биредә предприятие директоры Олег Лукин һәм «Татэнегосбыт» җитәкчесе Руслан Хаҗиев кул астында эшләүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелде.
«Электр линияләрендә өзеклекләр китереп чыгаруга юл куймыйча эшләвегез мактауга лаек. Хәзер безнең электромонтерлар электр көчәнеше астында да төрле төзексезлекләрне бетерүгә сәләтле. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, үзегезгә, гаиләләрегезгә иминлек телим», — диде ул.
Һәм бертөркем иң яхшы эшләгән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Юлия Казамарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев