Хезмәткәрләр балык тотты
26 июльдә ГРЭС хезмәткәрләре Зәй елгасы ярында Балыкчылар көнен билгеләп үттеләр.
Балык тоту буенча ярышларга станция хезмәткәрләре, аларның гаиләләре һәм ветеран энергетиклар чыкты. Зәй ГРЭСы директоры Дмитрий Прохоров катнашучыларны шәхсән үзе сәламләде һәм аларга шәп балыклар эләгүен теләде.
Ә ярыш барган арада ашханә хезмәткәрләре хуш исле уха һәм кайнар камыр ризыклары әзерләделәр.
Өч сәгатьлек киеренке ярыштан соң җиңүчеләр билгеле булды. Иң күп балык тоткан өчен төп призны Герасимовлар гаиләсе алды. Ветераннар арасында оста балыкчы буларак Леонид Богданов бүләкләнде. Ә хатын-кызлардан беренчелекне Айгөл Сәлахова бирмәде. Шулай ук Үтәгәновлар гаиләсе, Александр Павлов һәм Петр Паймухин да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Барлык катнашучыларга да бүләк сертификатлар тапшырылды.
фотолар ГРЭС телеграмм каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев