Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәтенә 41 ел тугры ул

90 еллыгын билгеләп үтүче Зәй шәһәр судында аның алтын фондын тәшкил итүчеләр бар.

Аларның берсе – суд эшләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Татьяна Сафронова.  Аның әлеге учреждениедә хезмәт стажы дүрт дистә елдан артык.

Яшь кыз судка 1983 елның декабрендә килеп керә. Чөнки Татьяна тикшерүче эше турында хыяллана, ләкин милициягә юл кыз өчен ябык – аңа әле унсигез яшь тә тулмаган була. Язмыш аны судка алып килә, анда ул хезмәт юлын документларны тәртипләп торудан башлый. Тырышлыгы нәтиҗәсендә  суд эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп, ул суд утырышлары сәркатибеннән судья ярдәмчесенә кадәр юл үтә, ә 2008 елдан суд эшләрен тәэмин итү бүлеген җитәкли.

Хезмәте дәверендә  ул хәтерендә тирән эз калдырган катлаулы эшләрне тикшерүдә катнаша. 1980 елларда ГРЭС плотинасындагы фаҗигале автоавария иң авырларның берсе була, ул вакытта маршрут һәм вахта автобуслары бәрелешүе ун кешенең гомерен өзә. Бу эшне алып бару  бөтен суд аппаратыннан  эмоциональ ныклык таләп итә. Икенче резонанслы эш  хатын-кызның  ирен үтерүе белән бәйле була. Ә алга таба инде Татьяна Сафронова һәрьяктан чыныккан хезмәткәргә әверелә. 

– Безнең хезмәттә иң мөһиме – үз эшеңне ярату. Аралашучан булырга кирәк, чөнки төрле категория гражданнар белән эшләргә туры килә. Сабырлык һәм даими рәвештә укырга омтылу мәҗбүри, – дип уртаклаша Татьяна Михайловна.

Профессионал буларак формалашуында ул тәҗрибәле  остазлары Ольга Александровна Каргованың һәм суд рәисе Әлфия Маликовна Дусаеваның өлеше зур булуын әйтә. Шулай ук  шәһәр суды ветераннары Надежда Александровна Соколовская һәм тыл хезмәтчәне, канцеляриянең элекке мөдире Евдокия Степановна Лукина турында да ихтирам белән сөйли.

Бүген Татьяна Михайловна – үзе яшь хезмәткәрләр өчен тәҗрибәле остаз. Ул аларга суд эше нечкәләрен өйрәтү өстенә, өлкән киңәшче буларак та һәрьяклап  ярдәм итә. 

Ә үзе өчен аның ныклы тылы – гаиләсе бар. Ире Олег Анатольевич белән алар инде 35 ел бергә. Улы Владислав әнисе эзе буенча бара: юридик факультетны тәмамлый һәм адвокат булырга хыяллана, ә кызы Ксения –  консерватория тәмамлаган. Оныклары – тугыз яшьлек Богдан һәм өч яшьлек Полина – әбиләренең куанычы. 

«Тылым ныклы булмаса, 41 ел дәвамында һәр көн җитди җаваплылык сораучы суд эшендә хезмәт куя алмас идем. Мине аңлаучы гаиләмә рәхмәт. Һәм инде дустанә коллективта эшләвем белән дә бәхетлемен»,  – ди Татьяна Сафронова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев