Хезмәт мигрантларын социаль адаптациялиләр
Республикада хезмәт мигрантларын мәдәни һәм социаль адаптацияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнәләр. Бу көннәрдә мигрантларга Россия җәмгыятендә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге күрсәтелгән листовкалар тараталар. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде, дип яза “Татар-информ” агентлыгы.
“Татарстанга килүче хезмәт мигрантларына буклетлар һәм белешмәлекләр бирәләр. Алар Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә әзерләнгән һәм миграция законнары, санитар-көнкүреш нормалары һәм Россия җәмгыятендә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы мәгълүматны үз эченә ала”, - дип белдергән министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев