Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе игълан ителде

«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе һәм Индивидуаль яклау чараларын әзерләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе тарафыннан «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе игълан ителде.

Премия Россиянең барлык төбәкләрендәге атаклы кешеләргә биреләчәк. Ул эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм Россия төбәкләрендә хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Һәр төбәктә өч лауреаттан артык булмаска тиеш. Төбәк оештыру комитетлары мөстәкыйль рәвештә аларның кайсы алты критерий буенча сайланачагы турында карар кабул итә.

«Хезмәт кешесе» премиясе өч этапта үткәреләчәк.

Бүләкләү 11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Иминлек һәм хезмәтне саклау» 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумы мәйданчыгында Мәскәүдә үткәреләчәк. Премия лауреатларына кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле билгеләр тапшырылачак.

«Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе турындагы Нигезләмә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында:  https://mtsz.tatarstan.ru/natsionalnaya-premiya-chelovek-truda.htm 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев