Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәт юлы машина руле артында узган

Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Владимир Мартемьянов 92 яшендә дә укырга ярата, дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булу өчен телевизордан яңалыкларны карап бара.

Владимир Кузьмич гомер буе машина йөртүче булып хезмәт куйган. Армия хезмәтен дә Монголиядә машина йөртүче булып үткән.

– Армиядә очучылар йөрттек без вахтада. Улан-Удэдан өч километр ерак-лыкта урнашкан иде хәрби часть, – ди ул.

Армиядән кайткач, “Үрнәк” совхозында машина йөртүче булып эшли башлый. Сугыштан соңгы еллар. Бу елларда күп кеше өйләр җиткерә. Совхозга нибары 2-3 машина. Машина йөртүчеләргә эш җитәрлек була. Ашлыгын да ташыйлар, йорт җиткерүчеләргә бүрәнәсен дә алып кайталар. Соңрак заводка чөгендер илтүләр... Барысы да кул хезмәте белән башкарыла.
 

Ул гел ел хәрәкәттә булырга тырыша, хәтере дә яхшы. Бөек Ватан сугышында ятып калган әтисе турында истәлекләр белән дә уртаклашты  безнең белән.

– Әтием Кузьма Владимирович 1941  елда сугышка китә. Озак та узмый яу кырында һәлак була. Исаак Андриянов, Агей Минеев, әти авылдан беркөнне сугышка китәләр. Волгоград өлкәсе Калач-на –Дону шәһәренә әтиемнең каберен дә эзләп бардым. Безгә менә шушы агачлар арасында күмелгән ул елларда һәлак булган солдатлар дип күрсәттеләр. Аерым гына исемлеген күрмәдем, – дип сөйли Владимир дәдәй.

Тормыш иптәше Евдокия түти белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, Евдокия түти 21 ел элек вафат булган. Бүгенге көндә Владимир дәдәй улы Иван, килене Лидия гаиләсе белән яши.

 “Балалар, оныкларга куанып яшим”, – ди ул.

Авыл Сабантуена чыгучы иң өлкән кеше буларак ике ел инде “Татмедиа” АҖнең “Зәй информ” филиалы җитәкчесе Александр Исаков Владимир Кузьмичка “Зәй офыклары” газетасына язылу квитанциясе бүләк итте.

– Укырга бик яратам. Үзебезнең район газетасын, “Акчарлак”ны бик яратып укыйм, – ди Владимир дәдәй.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев