Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнар искә алынды
Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ветераннарны, элеккеге мөхтәрәм хезмәттәшләрен дә искә ала, хөрмәтли.
Бүген район автоинспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин, инспектор Федор Алексеев, участок инспекторы Ринат Зиннәтов Зәй автоинспекциясе бүлеге башлыгы булып хезмәт куйган, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Мирсаяф Исрафиловның каберенә зират кылдылар.
Мирсаяф Галәлетдинович 1996 елның 4 декабрендә юл фаҗигасында һәлак була. Ул наркологик диспансерга бер җинаять эше буенча экспертиза нәтиҗәсен рәсмиләштерү буенча барган вакытта авариягә очрый. Аның белән бергә тагын бер хезмәттәше дә һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев