Херсон балаларына җибәрү өчен дәреслекләр кирәк!
Херсон өлкәсендәге балаларга җибәрү өчен районда дәреслекләр, ранецлар, ручка-карандашлар, дәфтәрләр җыела. Дәреслекләрне шушы берничә көн эчендә җыеп тапшырырга кирәк.
Дүртенче-тугызынчы сыйныфлар өчен математика, алгебра, физика, химия, биология, география, геометрия дәреслекләренә ихтыяҗ зур. Шулай ук имтиханнарга әзерләнү буенча китаплар да кирәк. Болар барысы да гуманитар ярдәм илтүче егетләр аша урынга тапшырылачак.
Чит балалар булмый, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк! Дәреслекләр, канцелярия товарларын Зәйдәге Казан урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырырга була. Белешмәләр өчен телефон: 8-939-318-78-22.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев