Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәзрәт — зәйлеләр күңелендә

Моннан биш ел элек, нәкъ 1апрель көнне Зәй районы имам-мөхтәсибе булып хезмәт куйган Сәгыйть хәзрәт Камалов арабыздан китеп барды. Бүген үзәк мәчеттә көндезге намаздан соң аның рухына дога кылынды.

Сәгыйть хәзрәт 2002-2016 елларда Таҗетдин Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә имам-мөхтәсиб булып торды. Ә аннан соң гомеренең соңгы сулышынача Зәй мөхтәсибәте Аксакаллар шурасын җитәкләде. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә иде. Район җирлегендә халыклар дуслыгы, төрле дин вәкилләренең дустанә яшәве өчен җитди өлеш кертте, акыллы, саллы киңәшләре белән дөрес юнәлеш бирде. Яшь буынны традицион кыйммәтләрне саклап, үз диннәренә тугры калып, мәрхәмәтле гамәлләргә тартылып яшәргә өндәде. Мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол эзләрен барлауга, аның эшләрен өйрәнүгә багышланган укуларны оештыруның башында торды. Үзәк мәчет төзелеше, эшчәнлеге өчен күп көч куйды. Быел ул төзелеш эшләрен башлап йөргән мәчеткә утыз ел тула.

Сәгыйть хәзрәт Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины. Әлеге күкрәк билгесен, хәзрәтнең тарихи кулъязмаларын, хаҗ кылган киемнәрен, документларын узган ел аның тормыш иптәше һәм кызы туган як тарихын өйрәнү музеена тапшырдылар. Хәзер музейда Сәгыйть хәзрәт Камаловка багышланган аерым почмак бар.

Ак күңелле, якты хәзрәт зәйлеләр күңелендә саклана.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев