Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хатын-кызлар хәрбиләргә ярдәм итә

Искезәйлеләр ярты ел эчендә йөзенче маскировка челтәрен үрделәр.

Иске Зәй яшьләр үзәгендә эш кайный - бер төркем активист хатын-кызлар мас-кировка челтәрләре үрәләр.

Бу хатын-кызлар – Иркә, Роза, Лидия, Галина, Римма, ике Люция, Наталья, ике Анна, Рәсимә, Светлана маскировкалау челтәрләре үрә башлауның беренче көннәреннән бирегә йөри. Аларның ничек тә хәрбиләргә ярдәм итәсе килә.

Маскировка челтәрләренә махсус хәрби операция зонасында, чыннан да, ихтыяҗ зур. Моны хәрби егетләр үзләре үк дәлилли. Ялга кайтучы егетләр маскировка челтәрләре үрүчеләр янына махсус килеп, рәхмәтләрен җиткерәләр.

– Безнең активистларыбыз игелекле җаннар, могҗиза тудыручылар, оста куллылар... Кыскасы, олы йөрәкле кешеләр. Көн саен, хәтта бәйрәмнәрдә дә, яшьләр үзәгенә килеп, барлык тырышлык-ларын эшкә салалар. Заказлар ашыгыч булганда иртәнге сәгать 5тән кичке 9га кадәр челтәр үрәләр, - ди “Мәктәп” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Светлана Долгова.

Шулай да борчулары бар: челтәр үрергә йөрүчеләр азайган.

«Хәзер бакча эшләре башланды. Аңларга була, әмма егетләребез бездән ярдәм көтә. Һәр җибәргән кирәк-ярак өчен рәхмәтләрен җиткерәләр, маскировка челтәрләре сорыйлар», - ди челтәр үрүче активистлар.

Маскировкалау челтәрләрләрен үрү өчен материаллар, челтәр белән Зәйдә бу эшнең башында торучы Елена Хис-аметдинова тәэмин итә. Материал өчен халыктан акча җыела. Челтәрләрнең чите өчен аерым материал кирәк, аның өчен хатын-кызлар футболкаларны кирәкле төскә манып эшлиләр. Шулай ук Иске Зәй бистәсендә яшәүче Ирина ханым госпитальләр өчен ирләр трусиклары тегә икән.

Илебез язмышына, хәрбиләребез тормышы-көнкүреше өчен битараф булмаган зәйлеләрнең кулдан килгәнчә егетләргә ярдәм итәргә тырышуы – зур сөенеч. Маскировка челтәрләре кемнең дә булса гомерен саклап кала икән – икеләтә куаныч. Райондашларга бу изге эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев