Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы чыкты
Якташыбыз, татар әдәбият галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп абый Миңнегуловның яңа гына табадан төшкән өр-яңа китабы безнең “Зәй-информ” редакциясенә дә килеп иреште.
Аның “Гакыллылар тыңлар, аңлар...” (“Разумные ... поймут...”) дип исемләнгән 550 битлек калын китабы бай биобиблиографик һәм иллюстратив материалларны, хроника, энциклопедик характердагы белешмәләрне туплаган.
Китапта авторның соңгы елдагы күпкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Биредә әдәбиятыбызның төрле чорлары, аның күп кенә күренекле вәкилләре, тугандаш халыкларның әдипләре турында истәлекле мөһим милли-мәгърифәти вакыйгалар, чаралар турында бай материал урнаштырылган. Китап татар һәм рус телләрендәге язмаларны үз эченә алган.
Якташыбызны тагын бер искиткеч зур хезмәте белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев