Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Надежда Хәбибуллина: “Безнең тәмле ашларыбыз хәрбиләребезгә туган як җылысын тоярга ярдәм итсен”

Зәйнең игелекле хатын-кызлары хәрбиләребезгә тиз пешә торган ашлар, боткалар, салатлар әзерләп озаталар. Махсус хәрби операция зонасына алар 10 сентябрьгә 9600 порция төрле ашлар, боткалар, салатлар җибәргәннәр инде. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ

Әлеге игелекле эшне оештыручы — Надежда Хәбибуллина. Ул Телеграм-каналда «Умелые ручки. ZOV сердца» төркеме булдырган, барлык эшчәнлекләре шунда ачык чагыла.

Төркемдәге Елена Ильина, Татьяна Миронова, Венера Дмитриева, Розалия Хәйруллина, Светлана Слюняева, Асия Фарукшина, Аня Матвеева, Анастасия Рыжкова, Раилә Мөбарәкҗанова, Ксения Дятлова, Гүзәлия Мөхәммәтҗанова, Фәния Гыймазова иртәдән алып төнгә кадәр хәрбиләребезнең тамагы тук булсын тырыша.

Барлык кирәкле продукция, яшелчәләрне шәһәр-район халкы бирә. Волонтерлар продукцияне чистарта, турый, киптерәләр, ә боларның барысын җыеп, технология буенча болгаталар һәм вакуумлы пакетларга салалар. Шуңа күрә ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

— Яшелчәләрне безгә Аксар, Гүлкин, Төги җирлеге, Югары Мәлем, Югары Шепкә, Якты Күл, Поручик, Бөгелде, Ал. Бистәсе, шәһәр халкы актив рәвештә китерә. Әмма безгә эшче куллар җитми. Безгә кушылыгыз, без бергә тагын да күбрәк эш башкарыр идек, — ди Надежда Хәбибуллина.

Кызлар тиз әзерләнүче ризыкларны әзерләү белән март аеннан шөгыльләнә.

Тиз пешә торган ризык әзерләүче хатын-кызларыбыз махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбызга теләкләрен дә җиткерделәр.

— Безнең тәмле ашларыбыз сезгә туган як җылысын, тылдагыларның терәк булуын тоярга ярдәм итсен. Без сезгә кулдан килгәнчә булышырга, җиңү көнен якынайтырга телибез. Сез безнең геройлар! Барыгызны да бик яратабыз! Иң мөһиме — исән-сау туган якларыбызга җиңү белән әйләнеп кайтыгыз, — ди ризык әзерләүче хатын-кызларыбыз.

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ