Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрбиләребез исән-сау кайтуы өчен җан атып йөргән Назыйм абый арабыздан китте

Халыкны яратып, аларга игелекләр кылып, туган авылы Шыкмаен зурлап яшәде Назыйм абый Минһаҗев.

Аның үлеме бөтенебезне тетрәндерде: җиң сызганып эшләп, шатланып йөри иде... Көч-куәте дә күп кебек иде...

Назыйм абый махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү буенча зур эш башкарды. Бу эшкә авылдашларын да тартты. Окоп шәмнәре дә ясап, машиналарга запас частьләр алуда ярдәм иттеләр, госпитальләргә дә кирәкле әйберләрне җыеп озаттылар. Шулай ук шыкмайлылар хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтер өчен Газель машинасы алуда да, маскировка челтәрләре үрүчеләргә материал алу өчен дә ярдәм күрсәтеп килде. Бу игелекле эшнең башында Назыйм абый Минһаҗев торды. Үзе егетләргә дисбеләр ясап җибәрде.

Җир астыннан тибеп ятучы чишмәне табып, аны чистартып, янәшә-тирәсен ял итү өчен көйләп, бик матур урын булдырды. Бу чишмә хәзер Назыйм чишмәсе исемен йөртә.

Үзе китте, игелекле, матур эшләре калды. Тик халык өчен хезмәт куйганнар күңелләрдә матур хатирә булып истә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

3

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев