Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрбиләр гаиләләре игътибарда

Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына төрле социаль ярдәм күрсәтү көн үзәгендә.

Бу уңайдан башкарылган эшләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина сөйли.

— Илебез иминлеге сагында торучы батыр ир-егетләребезгә без һәрберебез олы рәхмәтле һәм аларның гаилә әгъзалары аерым игътибар үзәгендә. Иң беренче чиратта балаларга кагылышлы мәсьәләләр турында искәртеп үтәсе килә. Беренчедән алып унберенче сыйныфта укучы балаларга мәктәп ашханәләрендә түләүсез туклану оештырыла. Ә сабыйларын балалар бакчаларына йөртүчеләр түләүләрдән азат ителде. Шулай ук хәрбиләрнең балаларына төрле мәдәни, спорт, мавыктыргыч түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү бушлай оештырыла. Җәйге каникуллар вакытында «Созвездие» муниципаль балалар ял лагерына алар өчен түләүсез юлламалар бирелә. Ә Яңа ел бәйрәме уңаеннан барлык хәрбиләр балаларына (политехник колледж студентларын да кертеп) баллы күчтәнәчләр өләшенде, чыршы бәйрәмнәре оештырылды. Без мөмкин кадәр аларның әтиләре вакытлыча янәшәдә булмау сагышын йомшартырга тырышабыз.

Хәрби гаиләсендә туган һәр бала өчен гаиләгә 100 мең сумлык сертификат тапшырыла, төрле социаль ярдәм күрсәтелә. Ә инде банкларда кредитлары булган гаиләләргә бу уңайдан бирелүче каникуллар тәртибе аңлатылды, аннан файдалануда ярдәм оештырыла. Эшкә урнашу мәсьәләсендә гаилә әгъзаларына булышлык күрсәтелә. Хәйрия ярдәме, хуҗалык эшләрендә булышлык, сәламәтлек торышы буенча ярдәм кирәк булганда да мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзалары кичекмәстән мөрәҗәгать итеп, ярдәм ала ала. Моның өчен 3-31-00 телефоны буенча кайнар линия эшли.

Махсус хәрби операция баручы урыннарга гуманитар ярдәм җыю пунктлары даими эшли. Кыска вакытлы ялга туган җиренә кайткан хәрбиләр белән район җитәкчеләре очрашуы оештырылып төрле мәсьәләләр уртага салып сөйләшенелә. Психологик ярдәм кирәк булганда да махсус белгечләр урыннарга чыгып эшлиләр.

Кыскасы, барысы да Җиңү өчен, безнең кадерлеләребезнең тиз көннәрдә туган төбәккә кайтулары өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев