Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби җыеннарга барудан кемнәр азат ителәчәк

Узган атнада ТР Дәүләт башлыгы запаста булган гражданнарны хәрби җыеннарга чакыру турындагы указга кул куйды.

Боерык 10 майдан гамәлгә керде. Бу җыеннар ел саен үткәрелә. Җыеннарда запастагы хәрбиләр һөнәри осталыкларын арттыра. 

Законда әйтелгәнчә, әлеге чарага армиядә хезмәт иткән һәм хәзер запаста саналган (А, Б һәм В категорияле) кешеләр җәлеп ителергә мөмкин. Шулай ук бу закон хәрби кафедраларны тәмамлаучыларга, альтернатив хезмәт узган гражданнарга, резервистларга, контрактчыларга да кагыла. Җыеннарга 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган рядовой һәм сержантлар, кече офицерлар (кече лейтенанттан алып капитанга кадәр) — 50 яшькә кадәр эләгә.

Алар повестка килгән очракта военкоматка килергә тиеш. Әгәр чакыруны игътибарсыз калдырсаң һәм военкоматка килмәсәң, 500 сумнан 3 меңгә кадәр штраф яный.

Хәрби җыеннардан азат ителүче гражданнар категориясе дә билгеле. Әгәр гражданның Г категориясе булса, ул 6 айга чакырудан вакытлыча азат ителә.
"Д" категориясендә граждан бөтенләй чакырылмый һәм запастан чыгарыла.

Берничә ел элек «годен» дип табылган кешеләр соңрак авырып китәргә мөмкин. Шуңа күрә чакыру алдыннан медицина комиссиясе үтәргә кирәк.

Түбәндә гражданны хәрби җыеннарга чакырудан азат ителәчәк авырулар исемлеге китерелә:

- йогышлы һәм паразитлы авырулар;
- төрле шешләр;
- кан, эндокрин системасы авырулары һәм матдәләр алмашу бозылу;
- психика, нерв системасы авырулары;
- күз һәм аның ярдәмче органнары авырулары, ике колакка да саңгыраулык, саңгырау-телсезлек;
- имгәнү, агулану һәм тышкы факторларның башка йогынтысы;
- йөрәк-кан тамырлары авырулары, ашкайнату органнары авырулары;
- хроник бөер авыруы;
- тире авырулары.

Хәрби җыеннардан җитәрлек авырлыгы булмаган яки артык авырлыгы булган, шулай ук яссы табанлы яки башка аяк деформацияләре булган гражданнар да вакытлыча азат ителергә мөмкин.

("Шәһри Чаллы")

"Татар-информ" фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев