Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары хөрмәтләнде

«Аккурайд Уилз Руссиа» заводында бүгенге көндә 8 сугышчы-интернационалист хезмәт куя. Алар барысы да заводның алдынгы, тәҗрибәле хезмәткәрләре.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан заводта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тантаналы чара үтте. 

«Завод җитәкчелеге хәрби хәрәкәтләр ветераннарына аерым хөрмәт күрсәтә. Истәлекле дата уңаеннан да аларга матди ярдәм күрсәтелде. Әфган сугышы ветераннарына „Сугышчан бердәмлек“ иҗтимагый оешмасы тарафыннан „Әфганстанда хәрби операция башлануга — 45 ел“ истәлекле медале тапшырылды», — ди заводның профсоюз комитеты рәисе Илдус Ибраһимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев