Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган ир-егетнең гәүдәсе туган җирендә җирләнде

Бүген Зәй халкы тагын бер батыр улын соңгы юлга озатты.

Районның Югары Шепкә авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нияз Каюмов белән хушлашу булды. Аны хәрби дуслары озата килгән иде. Нияз Радик улының әнисе һәм улының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, җитәкчеләр, шепкәлеләр, район халкы күпләп килде.

— Без тагын бер егетебезне югалттык. Аның ил бөтенлеге өчен аяусыз көрәшүен без мәңге хәтеребездә сакларбыз.

Мөхтәрәм Зәй районы, Шепкә авыл җирлеге халкы,
хөрмәтле Зөһрә Нурмөхәммәтовна, Эмиль Ниязович, мәрхүмнең туганнары, дуслары! 

Бүген Каюмов Нияз Радик улын соңгы юлга озатабыз һәм бөтен район халкы, барлык зәйлеләр сезнең белән бергә авыр хәсрәтегезне уртаклаша. 

18 яше тулу белән Нияз Каюмов армиягә китә, 1989-1991 нче елларда  Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында баш корабль старшинасы булып хезмәт итә, быел июнь аенда контракт төзи. Махсус хәрби операция зонасында материаль тәэмин итү ротасының автомобиль взводы машина йөртүчесе була, хезмәттәшләре белән бергә Киев режимы геноцидына дучар ителгән Украина халкының тынычлыгын саклауга үз өлешен кертә.  
Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. 9 нчы ноябрь көнне рядовой Каюмовның гомере өзелә. 

Хөрмәтле Зөһрә апа!

 Барлык зәйлеләр исеменнән тагын бер тапкыр авыр кайгыгызны уртаклашам. Бу авыр кайгыны күтәрергә Аллаһ Сезгә  күркәм сабырлыклар бирсен! 

Улыгыз Нияз турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге яшәр. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!,

Шундый батыр ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, — диде Разиф Кәримов.

Нияз Каюмов агымдагы елның 9 ноябрендә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак була. Ул автомобиль взводын ягулык белән тәэмин итү бурычын башкара.

Ә махсус хәрби операциягә ул агымдагы елның 7 июнендә контракт нигезендә алына.

Иван Гущин ТР Рәисе исеменнән кайгы уртаклашты. 

«Нияз Каюмов Россия һәм Татарстаныбыз горурлыгы», — диде.

Нияз Каюмов Югары Шепкә зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев