Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халык мәнфәгате сагында

Елена Савельева – актив ТИҮ рәисе.

Шәһәребездә халыкны борчыган сорауларны хәл итүне тынгысыз йөрәкле, актив тормыш белән яшәүче затлар үз кулларына ала. Бу максаттан территориаль иҗтимагый үзидарәләр барлыкка килде.

Һәр территориаль иҗтимагый үзидарәнең төп максаты — халыкның тормышын яхшырту. Алар халык белән хакимият арасында диалог урнаштыралар, кешеләрнең гражданлык активлыгын үстерү өстендә эш алып баралар.

Елена Савельева инде берничә ел муниципаль берәмлек территориясенең бер өлешендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итә — «Үзәк-2» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе булып тора.

«Үзәк-2» территориаль иҗтимагый үзидарәсе 2021 елда оешты. Ул 12 урамны үз эченә ала, аларда 8989 кеше яши. Әлеге үзидарәгә Зәйнең Урман (1А, 1Б, 2А, 2Б, 3нче йортлар), Партизан (1 А, Б, В, Г, Д, 2, 4, 6, 8, 10,12), Тукай (1 — 8, 10, 12, 14, 16, 18, 20), Октябрь урамы, Нефтьчеләр проспекты (1, 1А, 1Б), Төзүчеләр (2, 3, 5, 6А, 8А), Ленин/Чапаев урамнары (1 — 12нче йортлар), Рәфыйков, Ялчыгол, Казан, Баныкин, Нариманов (1 — 8нче йортлар) урамнарындагы йортлар карый.
— Елена Владимировна безгә күп кенә проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә. Ул безне бергә бәйләүче звено кебек, килеп туган мәсьәләләрне тиз арада хәл итә, — ди әлеге үзидарә биләмәсендә яшәүчеләр.

Торак милекчеләре ширкәтенең территориаль иҗтимагый үзидарәдән төп аермасы шунда, ТМШ — ул идарәче компания, ә иҗтимагый үзидарә — халык үзидарәсенең турыдан-туры формасы.

— Нәкъ менә территориаль иҗитимагый үзидарәләр әлеге территориядә яшәүче халыкның мәнфәгатьләрен барлык инстанцияләрдә дә яклый ала, — ди Елена Савельева.

Бу иҗтимагый эшчәнлек аның өчен яңалык түгел, чөнки биш елга якын «17 подъезд» торак милекчеләре ширкәтендә ПТО инженеры булып эшләгән, документлар рәсмиләштерү, күпфатирлы йортларның түбәләрендә һәм подвалларында аварияле хәлләрне тикшерү белән шөгыльләнгән, язма мөрәҗәгатьләргә җаваплар әзерләгән.

Ул кешеләр белән эшләргә ярата. Еш кына аңа кичләрен дә, ял көннәрендә дә үз территориясендә яшәүчеләр арасында аңлату эшләре алып барырга, белешмәлекләр таратырга туры килә. Бу эштә кече кызы да ярдәм итә. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә күпфатирлы йортлар мәйданчыкларыннан чүпне вакытында чыгару һәм ишегалларын кар-боздан чистарту, урам яктыртуның төзеклеген контрольдә тоту, территорияләрне төзекләндерү һәм иҗтимагый мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларын оештыру йөкләнгән. Бу эштә Елена Савельевага актив кешеләр зур ярдәм күрсәтә.

— Узган ел «Күршеләр көне»н күңелле итеп билгеләп үттек. Мин өмәләргә чыгып, территорияләрне чистартуда ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Без барлык эшләрне шәһәрдәге территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барабыз, — ди Елена Савельева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев