Хәйрия максатында район газеталарын яздырдылар
Басма матбугатка язылуның соңгы көннәрендә «Подписка бүләк ит!» акциясендә Зәй район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев катнашып, матди мөмкинлеге чикле булучыларны сөендерделәр.
Җитәкчеләр район басмалары «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын өлкән яшьтәге социаль яклауга мохтаҗ шәһәрдәшләребезгә яздырдылар. Алар газеталарны агымдагы елның икенче ярты еллыгында редакциядән килеп алу мөмкинлеге алды. Изге гамәл өчен өлкәннәребез җитәкчеләргә рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев