«Все СВОи» патриотик марафонына зәйлеләр дә кушылды
Марафон көндезге сәгать 10да башланып, төнге 10га кадәр дәвам итәчәк. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Бүген Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүгә теләктәшлек йөзеннән «Все СВОи» патриотик марафоны үтә. 12 сәгатьлек марафонда махсус хәрби операция һәм контракт нигезендә хезмәт итү буенча җентекле мәгълүмат бирелеп, без геройларның тарихы, батыр егетләребез, район-шәһәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүдә башлап йөрүче игелекле кешеләр, ярдәм чаралары турында сөйлибез. Без көн дәвамында «Зәй офыклары» сайтында әлеге теманы яктыртабыз.
Зәйдә «Все СВОи» марафоны көндезге сәгать 10да «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды. Биредә яшьләр идарәсе белгечләре хәрби күргәзмә оештырды.
— Безнең белгечләребез бирегә килүчеләргә, Җиңү бульварында йөрүчеләргә марафон турында сөйләп, контракт буенча хезмәт турында әзерләнгән буклетларны тарата. Халык кызыксына, үзләрен борчыган сорауларын да бирә, — ди яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин.
Күпләрнең бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якыннары, дуслары бар. Алар бүгенге көндәге вазгыятькә битараф түгел.
— Бертуганымның улы махсус хәрби операция зонасына илебез иминлеге сагына контракт төзеп басты. Бу хәзерге яшьләргә акча эшләү мөмкинлеге дә, өстенлекле яклары да күп. Ватанны саклау — ир-егет бурычы бит. Әлбәттә, без андагы егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, — диде «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданына килгән бер абый.
Газетабызның даими укучысы Фоат абый Хатыйпов та бирегә килгән иде. Ул — эчке эшләр органнары ветераны.
— Их, яшьрәк чагым түгел шул, ике дә уйламый китәр идем. Миңа хәзер 75 яшь. Илебез иминлеге сагына бик теләп басар идем. Яшьләрне илебезнең чын патриотлары булырга чакырам, — диде Фоат абый.
«Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр «Үзебезнекләрне ташламыйбыз» патриотик концерты узачак.
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев