Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Волонтёрларга рәхмәт сүзләре: Дүрт-Мунча җирлегендә фронтка ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерделәр

Дүрт-Мунча һәм Зичәбаш авылларында маскировка үрүчеләр янында “Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова һәм Евгения Рудакова булдылар. Алар игелекле эш башкаручы хатын-кызларга рәхмәт әйтергә килгән иде.

Дүрт-Мунча мәдәният йортында өч авылдан - Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаштан хатын-кызлар 2024 елның 7 октябрендә маскировка челтәрләре үрә башладылар. Шул көннән бүгенгә кадәр 680нән артык челтәр үргәннәр. Зичәбашларга Дүрт-Мунчага җәяү йөрергә бик ерак. Шуңа күрә алар үз авыл пунктларында челтәр үрә хәзер.

Җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмиләр. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне - эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәләр. Кем челтәр үрергә йөри алмый, алар акчалата ярдәм итә.

29 июльдә Дүрт-Мунча һәм Зичәбаш авылларында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына «Зәй сезнең белән» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Викторовна килде. Ул волонтерларга мотоукчылар полкы командирының Рәхмәт хатын тапшырды. Елена Викторовна волонтерларның фидакарьлеген, аларның туктаусыз хезмәтен һәм гомуми эшкә керткән зур өлешләрен билгеләп үтте.

Фотолар җирлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев