Владимир Уразайкин: “Сарбай чишмәсен эзләп тапкач, сөенечемнән утырып еладым”
Керәшен Мәлеме - чишмәләргә бик бай авыл. Бу бит шунда яшәүчеләргә табигатьнең зур бүләге. Биредә адым саен чишмә бәреп тора, дисәң дә, ялгыш булмас.
Гомер-гомергә халык чишмәләргә сакчыл караган, аларның буыннан-буынга тапшырылган исемнәре дә булган. Чишмәләр турында төрле тарихи истәлекләр яшәгән. Өйләребезгә үткәргечләр аша су килә башлагач, ул чишмәләр ятим булып калдылар кебек. Аларга сукмаклар суынды, челтерәп торган чишмәләр, караучысы булмагач, саркып кына ага бирде.
Керәшен Мәлемендә туып үскән Владимир Уразайкинны авылдагы чишмәләрнең бүгенге халәте бик борчыган. Ул инде 17 яшендә авылдан чыгып киткән, Иске Зәйдә яши. Әмма туган авылы өчен борчылып, аны җанландыру өчен янып яши. Авылда чиркәүне төзекләндерүдә дә тырыш хезмәт куя. Юкка чыккан Сарбай чишмәсен табып, сазлык, таллык баскан урында бик матур ял итү урыны булдырган.
-Безнең авыл чишмәләргә бик бай. Көрәк белән кайда төртсәң дә, чишмә табарга була, дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Элек әлеге Сарбай чишмәсе яны гөрләп тора иде. Биредә авыл халкы җыелышып бергә ризыклар пешереп бәйрәм итә иде. Мин бит бу чишмә суын эчеп үстем. Чишмә югалганын, таллар, сазлык астында калганын белгәч бик кайгырдым. Ничек булса да аны торгызу уе башымнан чыкмады, - дип сөйли Владимир Васильевич.
Бу чишмәне соңгы 30 елда караучы булмаган. Чишмәне торыгызу планы булуы турында авылдашларына әйткәч, аңа күпләр, йөрмә, таба алмыйсың барыбер, дигән.
Владимир Васильевич көрәк, балта алып, сазлык, талларны чистартып, чишмәне эзләүгә керешкән.
-Чишмәнең тибеп чыгуын күргәч, утырып еладым, - ди ул.
Табигатьне яраткан кеше шулай нечкә күңелле була шул.
Чишмәне эзләп табып, аннан торба сузып, улакка ага торган итеп эшләгәннәр. Бу эштә авылдашы Василий Филипповичның уллары ярдәм иткән.
Бүген биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, анда зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен мич тә бар. Чишмә суы көчле итеп ургылып ага. Ә аның челтер-челтер аккан тавышы колакларны иркәли... Әлеге чишмәнең суы шулкадәр тәмле һәм сихәтле. Тирә-якны матур чәчәкләр бизи. Владимир Васильевич чәчәкләрне үзе утыртып, чәчәклекләрне таш белән уратып алган, матур итеп бизәгән. Олы ташларны елгадан алып, юып-чистартып әзерләсә, кече ташларны Бөгелмәдән сатып алып кайткан. Хәтта бәдрәфкә кадәр бар монда. Булдырган шундый матурлыкны саклыйсы гына.
Чит җирләргә киткән авылдашлар, туган авылларына кайткач, чишмә янына киләләр, изге суын татыйлар, биердә очрашулар үткәрәләр.
Чишмәгә халыкка йөрергә уңайлы булсын, авылдан урау юлдан йөрмәсеннәр өчен елга аша күпер дә салып куйган оста.
Бу көннәрдә Владимир Васильевич тагын бер изге эш - Керәшен Мәлемендә купель булдыру белән мәшгуль. Алар бу эшне Илнур Шәйхетдинов белән бергә башкаралар. Булачак купель янында Будрин чишмәсе ага.
-Бу чишмә минем ерак бабам фамилиясен йөртә: Будрин чишмәсе дип кереп киткән халык теленә. Чөнки ул бабамнарның бакча артында урнашкан, аны ул карап торган, - ди Владимир Васильевич.
Әлеге чишмә буенда күл дә казытканнар. Күлдә балыклар йөзеп йөри. 150 килограмм карп балыгы җибәргәннәр. Биредә шулай ук бик матур ял урыны булачак.
-Әлеге урында “Чишмәләрне төзекләндерү” муниципаль программасы буенча эш алып барыла. Мондый егетләр булганда, эшләр озакка сузылмас. Рәхмәт шундый эшкә алынучыларга. Эш моның белән генә тукталып калмаячак. Киләсе елда үзара салым программасы буенча биредә яктырту эшләрен планлаштырабыз, - ди Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев