Владимир Путин Татарстанның дүрт кешесен орден белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның берничә кешесен бүләкләү турында указны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Казанның 18нче хастаханәсе баш табибы Ринат Җәләлетдинов һәм Республика балалар клиник хастаханәсе мөдире Айдар Хәмидуллин Пирогов орденына лаек булды.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев