Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Путин Фәрит Мөхәммәтшинны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде

Тиешле указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе югары дәүләт бүләген Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә һәм актив закон чыгару эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен алды.

Фәрит Мөхәммәтшинны беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Бу, шиксез, лаеклы вакыйга уңаеннан шатлыгыгызны уртаклашам һәм сезгә туган республикабыз һәм аның халкы файдасына алга таба нәтиҗәле эшчәнлек өчен ныклы сәламәтлек, чиксез энергия һәм көч телим», – диелә телеграммада.

Чыганак: Татар-информ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев