Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Владимир Путин дүрт Татарстан вәкилен бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указ имзалады. Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгән кешеләр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.

Әлеге карар хокукый актларның рәсми порталында басылып чыкты.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Жаворонков, Казан башкарма комитетының шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе җитәкчесе Марсель Абдулхаков, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова һәм Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленара Хәкимҗанова җәмгыять өчен әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт алдылар.

Чыганак: НТР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев