Владимир Путин бүген елга нәтиҗәләр ясаячак
Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана.
Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак һәм россиялеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Президент өчен сораулар җыю 7 декабрьдә башланган иде. Алар күбесенчә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары, сәламәтлек саклау, икътисад, төзелеш темалары турында.
Трансляцияне Беренче каналда, «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир»да карарга, «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России»радиостанцияләрендә тыңларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев