Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Виктор Никифоровны туган көне белән сайлау участогында котладылар

Зәйнең “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылышына депутатлар сайлау барышы көнендә туган көнен – 59 яшен билгеләп үтә.

“Сәяси вакыйга белән бәйле көн буларак та , бүгенге гомер бәйрәмем аеруча истәлекле көн булып кереп кала. Шәхсән үзем яшьләр белән якыннан эшләү, алар белән бергәләп Бөек Ватан сугышында ятып калганнарның сөякләрен казып алып җирләүдә катнашу сәбәпле, Ватан киләчәгенә сак караш миндә аеруча көчле. Бүген дә патриотик рух белән килдем сайлауларга”, - ди Виктор Михайлович. 
Ул шәһәрнең физкультура – сәламәтләндерү комплексында урнашкан 1444нче сайлау участогында тавыш бирде. Виктор Никифоров әле күптән түгел генә Волгоград өлкәсендә алып барылган казу эшләрендә катнашулары белән дә уртаклашты. 
Экспедиция Сталинград сугышы барган урыннарда Волгоград өлкәсенең Городищенский районында, Дон юнәлешендәге Вертячий хуторында алып барылды. Экспедициягә Зәйдән 16 кеше барды. Ун көн эчендә Зәй эзтабарлары алты солдат җәсәден тапкан. Аларны Волгоград өлкәсенең Вертячий хуторы районында хөрмәт белән җирләгәннәр.
 

Ирина Смирнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев