Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветеринарлар йорт кошларын күзәтә

Кайбер күрше төбәкләрдә кош гриппы таралу очраклары ачыкланган. Мәсәлән, вирус Башкортстанның иң зур кош фабрикасында табылган.

11 августта куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын профилактикалау буенча республика штабы утырышы узды, анда муниципаль районнарда кош гриппын кисәтү чараларын көчәйтергә куштылар.

— Районда кошчылык белән шөгыльләнүче 11 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Хәзерге вакытта кошчылыкның торышы буенча мониторинг алып барыла. Фермерлар кошларны тоту һәм ашату кагыйдәләре турында беләләр. Кош гриппы билгеләре теркәлгән территорияләрдә рөхсәтсез сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алу киңәш ителми, — ди район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы Фоат Исламов.

Кош гриппы — кискен йогышлы авыру, ул еш кына клиник билгеләрсез уза. Кош асраучыларга нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң?

Авыру йоктырган кошларның йомырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муе-ны кәкрәя, тышкы ярсыткычларга битараф кала.

Кош гриппын ветеринария белгечләренең киңәшләрен үтәп кисәтеп була.

— Шәхси хуҗалыкларда йорт кошларын аерым асрауны тәэмин итәргә кирәк. Кошларны ачык сулыкларга чыгармаска, ябык шартларда тоту мөһим. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәгез, — дип киңәш итә Фоат Исламов.

Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев