Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара үтте. Анда ветеран китапханәчеләр кунакка чакырылды.
Үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина аларга изге теләкләрен җиткерде, куйган хезмәтләренә рәхмәт белдерде. Чарада ветеран китапханәчеләр үзләре дә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чәй өстәле артында бергә хезмәт куйган елларын хәтердә яңарттылар.
Нет комментариев