Велосипедлы хат ташучы
Басма матбугат чараларына язылу кампаниясе барган бу чорда почта бүлеге хезмәткәрләре, хат ташучыларга да эш күп.
Көндәлек эш мәшәкатьләре, пенсия тарату, газета-журналлар өләшү, сәүдә белән шөгыльләнү һәм башкалар белән беррәттән яздырту кампаниясен алып бару да бик мөһим. Воздвиженка бистәсендә хат ташучы булып эшләүче Светлана Гыймадинова да бу уңайдан актив эшчәнлек алып бара.
Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә урам буйлап велосипедта җилдереп, капка төбе саен туктап газета-журналларны, төрле инстанцияләрдән килгән хатларны почта ящигына салучы, пенсия, пособиеләр өләшүче бу тыйнак кына ханымны воздвиженкалылар яхшы белә. Чөнки ул инде егерме елдан әлеге микрорайонда артык хат ташучы булып эшли.
— Без Зәйнең Воздвиженка бистәсенә 1991 елда килеп төпләндек. Мин хат ташучы булып эшли башлаган елларда биредә әле Вәлиев һәм Мишин урамнары бөтенләй юк иде. Шулай да дүрт урамда яшәүчеләр бик күпләп газета-журналлар алдыра иде. Хәзер басма матбугат алдыручылар кимесә дә, Воздвиженка халкын укырга яратучылар рәтенә кертер идем, — дип елмая Светлана Федоровна.
Элегрәк аңа күпләп өләшергә кирәк булган газета-журналларны таратуда балалары ярдәм иткән. Хәзер исә балалары үсеп җитеп үзләре тормыш корган, ә Светлана Федоровнага ярдәмгә велосипед килә.
«Элекке вакытларда урам юллары чокыр-чакырлы иде, шуңа да балалар белән җәяүләп йөреп өләштек почтаны. Хәзер елдан-ел бистәдә уңай шартлар тудырыла, юллар яхшы, велосипед белән йөреп почта өләшү бик уңайлы», — ди ул.
Бүгенге көндә Светлана Гыймадинова егермеләп төрдәге исемле газета-журналларны адресатларга китерә. Корреспонденцияләр өләшә, өлкән яшьтәгеләргә пенсияләр бирә.
«Хәзер минем карамакта алты зур урам, мөгаен, аларда 400гә якын йорт бардыр, чөнки бистә елдан-ел үсә бара, яңа хуҗалыклар арта. Йөзләп чамасы газета-журналны һәр атна саен китерәм. Аеруча район басмаларын „Зәй офыклары“ һәм „Новый Зай“ газеталарын яратып укыйлар воздвиженкалылар. Көннәр яңгырсыз, бурансыз булганда почта өләшүне үземә бер физкультура итеп кабул итәм. Инде егерме елдан артык шул бер юлдан йөрергә, шул кешеләрне күрергә, аралашырга ияләшеп беттем. Хезмәтемне яратып башкарам», — дип тә өстәде ул.
Воздвиженкада яшәүчеләр үзләре дә хат ташучыдан уңдык, дип сөенәләр.
«Безнең почтальонның бер вакытта да газета-журналны, тиешле хатны үз вакытында тапшырмый калганы юк. Светлана Федоровнага рәхмәттән башка сүз юк», — ди Григорий Будрин.
Үзәк почта бүлегендә дә тырыш, үз хезмәтенә җаваплы караучы хезмәткәрне мактыйлар.
«Светлана Федоровна хат ташучыларга куелган һәр бурычны тиешле дәрәҗәдә үти, аның адресына шикаять алганыбыз юк. Газета-журналларга яздыртуда да яхшы эшли», — ди аның турында район почта хезмәтенең әбүнәчеләр белән эшләү бүлеге җаваплысы Татьяна Асташина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев