Ватанны саклаучыларга ярдәм итик!
Зәйдән тиздән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм илтеләчәк.
Херсон юнәлешендәге хәрбиләребездән элемтә чараларына заявка керде. Вай-фай, тарелка Старлинк-v3, кабель, ROMOSS RS-1000 энергия стабилизаторы булган портатив тупланма барысы бергә 262 сум тора. Район-шәһәр халкы, игелекле кешеләр ярдәме белән акчаның күп өлеше җыелды. Әмма средстволар өчен түләргә 30 мең сумлап акча җитми әле.
Хөрмәтле укучыларыбыз, мондый вакытта читтә калмыйча, ярдәм итсәк иде. 100, 200 сумнан да җыела бит. Акча җыю мәҗбүри түгел, ул ирекле рәвештә башкарыла. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә кушыла ала. Тамчыдан күл җыела, дип халык юкка гына белми әйтмәгән шул. Килгән акчалар исәпкә алына, сатып алынган әйберләр документлаштырыла, теркәлеп бара.
Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик.
Акчаны Кораллы көчләр ветераны Валентин Александрович Атласовка 8 917 853-04-87 номеры буенча күчерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев